Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иннополис университеты чыгарылыш курс студентларын эшкә урнаштыру буенча лидер булды
Иннополис университеты Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр өлкәсендә бакалавриат һәм белгечлек юнәлешләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча илкүләм рейтингның лидеры булды.
Илкүләм рейтинглар белгечләр әзерләүнең сигез юнәлеше буенча төзелә. Алар Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Рособрнадзор) эшкә урнашу дәрәҗәсе һәм РФ Социаль фонды белешмәләре нигезендә - Россия университетларын һәм көллиятләрен тәмамлаучыларның медиан хезмәт хакы буенча исәпләнә. Рейтинглар «Работа России» порталында урнаштырылган.
Иннополис Университеты хезмәт хаклары медиан күрсәткечтән югарырак булган чыгарылыш курс студентлары саны буенча Россия югары уку йортлары арасында беренче булды. Аның инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр өлкәсендәге индексы - 2,19 балл.
Бу өлкәгә, аерым алганда, архитектура, төзелеш техникасы һәм технологияләре, информатика һәм исәпләү техникасы, мәгълүмати иминлек, электроника, радиотехника һәм элемтә системалары, фотоника, приборлар төзү, оптик һәм биотехник системалар һәм технологияләр, электр һәм җылылык энергетикасы, атом-төш энергетикасы һәм технологияләр, машина төзелеше, физик-техник фәннәр һәм технологияләр, шулай ук башка юнәлешләр керә.
«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты, «МИФИ» илкүләм атом-төш тикшеренү университеты, Поляр арты дәүләт университеты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты икенче-бишенче баскычларда урнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз