news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис Университеты белән Сингапур Милли университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашты

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Сингапурда Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары – финанс министры Тарман Шанмугаратнам рәислегендә Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең бишенче утырышы уздырылды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Тарман Шанмугаратнам Сингапур белән Россия төбәкләре арасында үсеп баручы хезмәттәшлектән аеруча канәгать булуларын белдерде. Премьер-министр бу җәһәттән үткән ел үзе барып, күреп кайткан Татарстанны аерым билгеләп үтте. Ул 2013 елның җәендә Иннополис төзелеш мәйданчыгында булуы турында сөйләде һәм Сингапур инвесторларының әлеге перспективалы проектны гамәлгә ашыруда актив катнашуларына өмет баглады. 

Тарман Шанмугаратнам хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда Россия белән Сингапур арасында, финанс һәм инвестицияләр өлкәсеннән тыш, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләр тармакларында да үзара хезмәттәшлек үсә бара.

Үз чиратында, РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Хөкүмәтара комиссиясе утырышын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан белән Сингапур арасындагы уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсен билгеләп үтте, башка төбәкләргә дә шундый нәтиҗәләргә омтылырга тәкъдим итте. Игорь Шувалов фикеренчә, нәкъ менә хәзер, Россиягә карата Авропа илләре тарафыннан санкцияләр кертелгән вакытта, Азия - Тын океан төбәге илләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк.

Утырыш тәмамлангач, килешүләргә имза салынды. РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары – финанс министры Тарман Шанмугаратнам катнашында Иннополис Университеты белән Сингапур Милли университеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.  

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100