news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы резидентлары өчен табыш салымына кагылган закон кабул ителде

Әлеге салымның күләме 13,5 проценттан артмый

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге III утырышында “Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставакасын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” ТР закон проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары И. Касыймов чыгыш ясады.

РФ субъектлары законнары белән махсус икътисадый зона резидент оешмалары өчен РФ субъектлары бюджетларына кертелә торган, махсус икътисадый зона территориясендә гамәлгә ашырыла торган эшчәнлектән табышка салым буенча киметелгән салым ставкасы билгеләнергә мөмкин, моның шарты — махсус икътисадый зона территориясенннән читтә эшчәнлек алып барганда махсус икътисадый зона территориясендә гамәлгә ашырыла торган эшчәнлектән алынасы (югала торган) керемнәрне (чыгымнарны) исәпкә алуны аерып алып була. Бу очракта әлеге салымның күләме 13,5 проценттан артмый.

Закон проектының максаты — “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы резидентлары өчен табышка салым ставкасын ТР Алабуга муниципаль районы территориясендә оештырылган сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент оешмалары өчен билгеләнгән дәрәҗәдә киметү.

Аның нигезендә, салым салынырга тиешле табыш беренче тапкыр алынган салым чорыннан башлап 5 календарь ел эчендә 0 процент, унынчы календарь ел тәмамланганчы 5 процентны, 10 календарь елы үткәннән соң 13,5 процентны тәшкил итәчәк.

Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

"Иннополис" техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зонасы резидентлары өчен транспорт салымы буенча киметелгән ставкалар кертү "Иннополис" махсус икътисади зонасының инвестицияләр җәлеп итү сәләтен арттырачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында билгеләп үтелде.

Утырышта "Транспорт салымы турында"гы ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында" ТР Закон проекты каралды. Ул беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Докладчы сүзләренә карганада, транспорт салымы буенча ставкаларны киметү Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш муниөипаль районнары территорияләрендә инвестиция эшчәнлеген үстерүгә китерәчәк, бу ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган "2014-2020 елларга Татарстан Республикасын икътисади үсеше һәм инновацион икътисад" дәүләт программасында каралган.

Кертелгән закон проектының маскаты – "Иннополис" техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зонасы резидентлар өчен тарнспорт салымы ставкаларын киметү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100