news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис тарихында беренче тапкыр «Геройлар узышы» үткәреләчәк

Иннополиста «Геройлар узышы» каршылыклар аша узу ярышын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чара 15 августта узачак. Ул Иннополис территориясендә беренче тапкыр оештырыла.

Спикерлар буларак ТР спорт министры Владимир Леонов, Иннополис шәһәре башлыгы Илдар Хөҗҗәтов, «Геройлар узышы» проекты җитәкчесе Игорь Кактыш катнашты.

Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, Иннополис чараны үткәрү урыны итеп очраклы рәвештә генә сайланмаган: шәһәр IT-кластер буларак кына түгел, ә масштаблы чаралар мәйданчыгы буларак та кызыклы.

«Безнең өчен Иннополис — фәкать IT ягыннан гына түгел, ә чаралар үткәрү ягыннан да үсеш ноктасы», – ди министр.

Леонов проектның тарихына да тукталды. «Без инде 15 ел рәттән бер тапкыр да тәнәфес ясамыйча тырышып эшлибез, географияне киңәйтәбез. Быел локацияне үзгәртергә булдык. Иннополис тарихында беренче тапкыр «Геройлар узышы» биредә, яңартылган трассада узачак. Катнашучыларның рекордлы саны көтелә», – диде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, ярышта кимендә 4000 кеше катнашачак, дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot