news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Иннополис” советы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тугыз яңа проект караячак

Федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге оешмалар, шулай ук “Газпром нефть” һәм “Росэнергоатом” концерны бүлекчәләре дә резидент булырга планлаштыра.

“Иннополис” советы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тугыз яңа проект караячак
tatarstan.ru/архив

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” Махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы утырышын уздырачак. Анда махсус икътисади зона резидентлары булырга дәгъва кыла торган тугыз компаниянең проектлары каралачак. Бу хакта “Татар-информ”га республика башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы утырышын уздырырга планлаштыра”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

“Иннополис” зонасында әйтүләренчә, резидент булырга дәгъва кыла торган компанияләр арасында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге оешмалар, шул исәптән “Газпром нефть” һәм “Росэнергоатом Концерны” фирмалары да бар.

Тәкъдим ителгән компанияләр төрле өлкәләрдә программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнә. Шул исәптән алар автомобиль һәм аэрокосмос сәнәгате өчен навигация системасы, дәвалау-профилактика оешмалары пациентлары өчен лояльлек системалары да эшләп чыгаралар.

Күзәтчелек советы утырышында торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру проектлары, ясалма интеллект кертеп видеокүзәтү системасының нәтиҗәлелеген арттыру проектлары һәм бизнес-процесслар белән цифрлы идарә өлкәсендәге проектлар каралачак.

  • Бүген “Иннополис”ның югары технологияле һәм цифрлы индустрия өлкәсеннән 79 резиденты һәм 11 хезмәттәше бар. Алар 2,5 мең эш урыны булдырган һәм Татарстан икътисадына 9,9 млрд сум китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot