Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Иннополис” проекты Дубайда III инвестиция форумында тәкъдим ителәчәк
Форум эшендә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашачак
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). 30 апрель-2 май көннәрендә Дубайда III инвестиция форумы узачак. Аның эшендә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе дә катнашачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу юлы инвестиция форумында республика “Иннополис” проектын тәкъдим итәргә җыена. Билгеле булганча, узган елгы Дубай форумында Татарстанны чит ил базарларында этәрү буенча глобаль компания старт алган иде.
Әлеге традицион инвестиция форумы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Чит ил сәүдәсе министрлыгы инициативасы белән оештырыла. Быел аның эшендә дөньяның 80 иленнән хакимият вәкилләренең катнашуы көтелә. Программага күргәзмәләр, конференцияләр, компанияләр презентациясе һәм “түгәрәк өстәл”ләр кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз