news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис унбер еллыгы уңаеннан фестивальгә чакыра

Иннополис унбер еллыгы уңаеннан фестивальгә чакыра
Фотоны әлеге чараны оештыручылар тәкъдим итте

Иннополис 11 июньдә үзенең унбер еллыгы уңаеннан INNO фестивален оештыра. ИТ-шәһәр кунакларын музыкаль программа, балалар һәм өлкәннәр өчен активлыклар, шулай ук гастрономия зонасы көтә, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Фестивальдә гадәти булмаган форматларда күңел ачулар (ракеткалар урынына клавиатуралы технотеннис, гигант өстәл уены һ.б.) планлаштырылган.

Казанның иярчен-шәһәренең туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәм Иннополис университеты мәйданында ачык һавадагы кичә белән тәмамланачак.

Иннополиста яшәүчеләр дә музыкаль программаның бер өлешенә әверелә һәм Казанның «Кружок хора» проекты белән бергә чыгыш ясаучыларга кушыла ала.

Музыкаль программа хедлайнерларының исемнәре соңрак игълан ителәчәк, дип ачыклык кертә бәйрәмнең инициаторлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot