Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иннополис пилотсыз очкычлар ярдәмендә һава буенча китереп бирүне эшләтеп җибәрәчәк
Иннополис территориясендә 2023 елда пилотсыз очкычлар кулланып китерү сервисын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта шәһәр мэры Руслан Шагалиев Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
«Быел без эксперименталь-хокукый режимны эшләтеп җибәрүне башлап җибәрдек һәм 2023 елда ул кабул ителер дип өметләнәбез. Без шәһәр территориясендә пилотсыз очу аппаратлары китереп бирү буенча төрле сервисларны тикшерә башлаячакбыз», - дип белдерде Шагалиев.
Ул шулай ук Иннополиста пилотсыз таксилар һәм шәһәрнең визит карточкасы булган робот-китереп бирүчеләр уңышлы эшләп килүен искәртте. Бүгенге көндә Иннополиста 8 такси һәм 15 робот-китереп бирүче эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз