news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис олимпиада призерларына һәм җиңүчеләренә югары стипендияләр түли

Алар беренче ел дәвамында айга 50 мең сум күләмендә стипендия алачак.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары беренче ел дәвамында айга 50 мең сум күләмендә стипендия алачак. Аны Иннополис Университеты бакалавриатында укыганда да саклап калу мөмкинлеге була. Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Безгә бу егетләрнең кайсы төбәкләрдән булуы мөһим түгел. Иннополис Университеты программалары практикага юнәлдерелгән, һәм уку дәвамында студентлар индустриаль проектлар өстендә эшлиләр. Олимпиадалар, кагыйдә буларак, стандарт булмаган бурычларны хәл итә һәм шул рәвешле, индустрия өчен кызыклы карарлар таба белә», - ди Иннополисның абитуриентларын кабул итү бүлеге җитәкчесе Екатерина Процко. 

Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдән катнашучыларга акчалата ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Олимпиадада катнашучылар — 100әр мең, призерлар — 300әр мең, ә җиңүчеләр 500әр мең сум алачак.

  • Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы ел саен 24 фән буенча үткәрелә. 11-16 апрель көннәрендә Иннополис университеты мәйданчыгында информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңү өчен 57 төбәктән 266 укучы көрәште. Татарстан командасын 14 укучы тәкъдим итте, аларны әзерләү белән Россия ИТ-югары уку йорты белгечләре шөгыльләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100