news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иннополис”ның күзәтү советы 0,5 млрд сумга якын инвестицияле 6 проектны хуплады

Утырышта “Универсаль финанс системасы” компаниясенә әлеге махсус икътисади зонаның партнеры дәрәҗәсе бирелде.

(Казан, 20 октября, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонасының күзәтү советы утырышын уздырды. ТР Хөкүмәте йортында барган утырышта IТ-компанияләрнең 6 проекты каралды, алар вәгъдә иткән инвестицияләрнең гомуми күләме 474,93 млн сум тәшкил итә. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте белдерә.

«Ак Барс цифрлы технологияләр» ҖЧҖ «АК БАРС» Банк» ГАҖның эшләнмәләр үзәге булдыруга һәм аның цифрлы бизнесын үстерүгә юнәлтелгән хезмәт күрсәтүләренең дистанцион каналларын алып бару проектын тәкъдим итте. Бу исә банк мөмкинлекләрен киңәйтә, клиентлар өчен уңайлы булган урында һәм кирәккән вакытта алар өчен кулай алымнар белән хезмәт күрсәтү продуктларын тәкъдим итәргә булышачак.

«Связь-Управление» фәнни-җитештерү предприятиесе проекты юллар тармагы өчен программа-аппарат комплексы эшкәртмәләрен тәкъдим итә. Проект сыйфатлы кәрәзле элемтә тәэминаты өчен автомобиль магистральләре буенда телекоммуникацион инфраструктура булдыруны күздә тота, шул исәптән юл хәрәкәте белән идарә итүнең автомат системасы өчен программа белән тәэмин итүне дә.

«Умная камера» компаниясе проекты инновацион интеллектуаль камераны эшләп бетерергә һәм эшләнмәне серияләп җитештерү өчен юлдаш программа белән тәэмин итәргә исәп тота.

#inspiRUSSIA финанс технологияләре лабораториясе (fintech) – Иннополиста гамәлгә кертелә торган Life.SREDA венчур фонды проекты. «Испираша» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алырга теләк белдергән, бу мәсьәлә карала. Проект «Иннополис» МИЗның инновацион финанс һәм блокчейн-продуктларын эшләүне, эшләнмәләр белән шөгыльләнүчеләрнең компетенциясен арттыруны һәм Иннополиста финанс технологияләре, блокчейн өлкәсендә экспертиза, аналитик эш туплануын күз алдында тота.

«Зарница-Инновации» ҖЧҖ робот-манипуляторлар нигезендә сәнәгать робот техникасына өйрәтү өчен уку-лаборатор комплексын эшләү проектын тәкъдим итте.

«Почта технологияләре» ҖЧҖ проекты «Иннополис» МИЗ территориясендә «Россия почтасы» ФДУП эшчәнлеген автоматлаштыру өчен программа продуктлары комплексы эшкәртмәсен тәкъдим итте.

Утырыш азагында «Универсаль финанс системасы» компаниясенә «Иннополис» махсус икътисади зонасы партнеры статусы бирелде. Компания «Иннополис» МИЗ территориясендә UFS-Online веб-системаларын үстерү проектын гамәлгә ашырырга планлаштырган, проект онлайн режимда тимер юл билетлары һәм туристик путевка алуга заказ бирү мөмкинлеге бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100