Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы 10 яңа резидент заявкасын хуплады
Бүген «Иннополис» МИЗда 67 резидент һәм 8 партнер теркәлгән.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды. Бу хакта "Иннополис" МИЗ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы әгъзалары МИЗда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башкаруга гомуми күләме 181,1 млн. сумлык инвестицияләре белән 10 яңа компания заявкасын карадылар. Барлык заявкалар да хупланды.
Иннополиста түбәндәге резидентлар якын киләчәктә үз эшчәнлекләрен башлаячаклар:

«Провектус Лаб» (машина аша укыту, ясалма интеллект һәм күп күрсәткечләрне эшкәртү технологияләре өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләрен башкару);
«Зинг» («Zing» халыкара социаль-медиа платформасын эшләү);
«Идарәнең һәм җайга салуның электрон системалары» (ток инверторы нигезендә ешлыкны үзгәртүнең комплектлы җайланмасын эшләү);
«АйСиЭл Софт» (төрле конфигурацияләрдәге актуаль ИТ-бурычларны хәл итүгә юнәлгән яңа продуктлар булдыру);
«Маркетплейс-технологии» (сәүдә интернет-платформасы булдыру);
«МОНК» (предприятиедәге ИТ-инфраструктурага идарә өчен комплекслы программа тәэмин ителешен булдыру);
«АИСЕЙЛЗ» (автомат сатуларны программа тәэмин ителеше өчен платформа эшләү);
«ВФ-Инно» (табибларның һәм пациентларның дистанцион элемтәсе һәм консультатив медицина хезмәт күрсәтү өчен программа тәэмин ителешен эшләү );
«ЕОРА ДАТА ЛАБ» (ясалма интеллект нигезендә хәл ителешләр булдыруга ярдәм итәрлек прогамма комплексы эшләү);
«Риэль Цифровые Технологии» (сәнәгать предприятиеләрендә автоматлаштыруның комплекслы күп баскычлы интеграцияләнгән системасын эшләү һәм гамәлгә кертү).
Искәртәбез, бүген «Иннополис» МИЗда 67 резидент һәм 8 партнер теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз