news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис мисалындагы цифрлы икътисад тәҗрибәсе башка субъектларга да таралачак

Валерий Лидин Россиянең закон чыгару органнары Ассоциациясенең алга таба тормышка ашырылачак планнарын җиткерде.

Иннополис мисалындагы цифрлы икътисад тәҗрибәсе башка субъектларга да таралачак
tatarstan.ru

(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең координаторы Валерий Лидин Иннополис шәһәре мисалындагы цифрлы икътисад өлкәсе тәҗрибәсе Россиянең башка субъектларына да таралачагын әйтте. Бу хакта ул журналистларга Ассоциация утырышыннан соң сөйләде.

“Инновацион технологияләргә килгәндә, цифрлы икътисадның үсешен бүген без Иннополис мисалында күрдек. Бу проект аерым игътибарга лаек. Ул тәҗрибә нигез булырга тиеш һәм без аны Россия субъектларына таратачакбыз", - диде ул.

Спикер Ассоциациянең парламентара хезмәттәшлекнең, эш тәҗрибәсен алмашу, төбәк законнарын камилләштерү буенча яхшы форма булуын әйтте. “Федераль, дәүләт хакимияте органнарына, Федерация Советына инициативаларны кертеп, хезмәттәшлегебезнең яхшы формасы эшебезнең реаль нәтиҗәләре белән раслана”, - ди ул.

“Безнең күп кенә башлангычларыбыз бүген федераль дәрәҗәдә ярдәм алды. Мәсәлән, катлаулы орфан авырулары өчен дару препаратларын сатып алуга һәм финанслауга кагылышлы мәсьәләләр буенча финанслау федераль бюджеттан тәэмин ителәчәк. Бу – катлаулы бурычларны хәл итү өчен яхшы нигез”, - диде Валерий Лидин.

Спикер Татарстан Республикасының һәрвакыт күп юнәлешләр, икътисад һәм социаль өлкәнең күпчелек позицияләре буенча иң яхшы төбәкләр арасында булуын белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100