news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис мэриясе "Инна" виртуаль ярдәмче яллаган

Ул перспективада ясалма интеллект белән мэриядә беренче ярдәмче булачак.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Иннополис мэриясе “Инна” виртуаль ярдәмче яллаган. Ул перспективада ясалма интеллект белән мэриядә беренче ярдәмче булачак.

Иннополис – Татарстан Республикасындагы IT-шәһәр. Аның төп бурычы – Россиядәге IT- белгечләре эше һәм тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру. Уникаль уңай шәһәр сервисларының берсе – консьерж-сервис. Әлеге сервис атнаның 7 көнендә, тәүлекнең 24 сәгатендә теләсә кайсы сорауга рус, инглиз, татар телләрендә җавап бирә.

Шәһәрдә яшәүчеләр саны көннән-көн арта бара. Димәк, телефон, почта һәм telegram мессенджеры аша килгән сораулар да арта. Хәзер консьерж-сервисның бер хезмәткәре көненә уртача 300 сорау эшкәртә. Эшнең шулай күп булуы сервисның цифрлы коллегасын тудыруга сәбәп булган.

“Инна” – виртуаль ярдәмче, ул кешеләр һәм консьерж-сервис арасында арадашчы. Ул шәһәр халкы һәм кунаклар иң еш бирүче сорауларга җавап бирәчәк, таныш булмаган сорауларны автомат рәвештә консьерж-сервиска җибәрәчәк.

Хәзер “Инна” тест режимында эшли һәм һәр көнне шәһәр турында яңа белемнәр туплый. Ул перспективада ясалма интеллект белән мэриядә беренче ярдәмче булачак. Ул структур булмаган һәм тавышлы сорауларны эшкәртәчәк һәм telegramда мониторлый башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot