news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис медицина үзәге төзүгә тендер игълан итте

Әлеге максатларга 326 млн сум акча бүленәчәк

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). "Иннополис" махсус икътисади зона территориясендә медицина үзәген төзүгә тендер игълан ителде, дип хәбәр бирде "Ростендер" компаниясе. Гаризалар 8 декабрьгә кадәр кабул ителә.

"Иннополис" махсус икътисади зона территориясендә сменасына 500 кеше кабул итүгә исәпләнгән һәм иң заманча дәвалау-диагностика җиһазлары урнаштырылган медицина үзәген төзү ниятләнә.  Аны төзүгә Иннополис 326 миллион сум акча бүлеп бирә. Төзелеш операцияләренең бөтен циклы килешү төзегәннән соң 360 көннән дә артык дәвам итәргә тиеш түгел.

Илдә икенче фән шәһәрен төзү моннан 2 ел элек башланган иде, биредә 2014 елның декабрендә кешеләр килеп урнаша башларга тиеш. Иннополиста барлыгы 155 мең кеше яшәр дип планлаштырыла, аларның 60 меңе - төрле өлкәдән югары квалификацияле белгечләр.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100