news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис мәктәбе командасы Татарстанны халыкара «Роботлар көрәше»ндә тәкъдим итәчәк

Иннополис мәктәбенең «Foxykids» командасы «Роботлар көрәше» халыкара чемпионаты өченче сайлау этабында республика данын яклаячак, ул 18 октябрьдә Ленинград өлкәсендә «Игора» курорты территориясендә узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Татарстан данын яклаучылар: Егор Безруков - техник-электрончы, Солтан Бәдретдинов – пилот, Камил Зәкиев - техник-аналитик, Максим Баяндин - «Foxykids» командасы капитаны һәм җитәкчесе.

Чара бөтен дөньядан инженерлар һәм конструкторлар командаларын җыячак.

Бу этапта Россия, Тунис һәм Һиндстаннан 28 команда катнашачак, алар ике категориядә ярышачаклар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot