news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин
Хәзерге вакытта биредә урыннарны арттыру өчен өстәмә персонал туплыйлар һәм яңа сыйныфлар ачалар.
Скопировать ссылку
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта биредә булган сыйныфларны киңәйтәләр һәм яңа педагоглар туплыйлар, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Иннополис мэры Руслан Шагалиев.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Иннополиста уку-укыту процессы тулысынча бер бинада башкарыла. Бу исә балалар бакчасы өчен өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлек биргән.
«Без Иннополиска эшкә килгән резидент-компания хезмәткәрләренең берсен дә кире бормыйбыз. Хәзерге вакытта өстәмә сыйныфлар, төркемнәр җыябыз, мәктәпкә өстәмә персонал туплана. Быел икенче сменага да күчәрбез, мөгаен. Безнең ике бинабыз бар, моңарчы аларның берсендә – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан, ә икенчесендә урта һәм өлкән сыйныфлар укый иде. Хәзер уку-укыту процессы тулысынча бер бинада башкарыла. Быел бездә ясле төркеме дә ачылды», – дип белдерде Руслан Шагалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot