news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис мәктәбе – “Уңышлы мәктәп” Бөтенроссия бәйгесе көмеш призеры

Бәйгенең турыдан-туры этабында мәктәп командалары 14 декабрьдә Мәскәүдә очраша.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Иннополис мәктәбе “Уңышлы мәктәп - 2017” бөтенроссия бәйгесе көмеш призеры булды. Бу хакта innopolis.ru сайтында хәбәр ителә.

Бәйгегә өч меңләп эш килгән. Шулардан “Уңышка ничек ирешергә? Безнең технология” темасына 200ләп мәкалә алынган.

Читтән торып катнашуга үтүчеләрдән иң яхшы 15е сайланган. Шулар арасында Иннополис мәктәбе дә бар.

Бәйгенең турыдан-туры этабында мәктәп командалары 14 декабрьдә Мәскәүдә очраша. Алар максатка ирешү бурычын куя белү һәм аның технологиясен тормышка ашыру буенча кейс тәкъдим иткән.

Икенче бирем – белем бирү өлкәсе фикердәшләрен бүгенге көндә борчыган төп сораулар. Бу хакта фикерләшү түгәрәк өстәл артында узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot