Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иннополис IV Татарстанның эшлекле хатын-кызлар форумын кабул итә
Әлегә республика бизнес-ледилары съездында катнашырга заявка бирү мөмкинлеге бар
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). 14 сентябрьдә Иннополис югары технологияләр шәһәрендә IV Татарстанның эшлекле хатын-кызлар форумы узачак. Оештыручылар кызыксынучылар өчен берничә буш урын калдырган, димәк, республика бизнес-ледилары съездында катнашырга заявка бирү мөмкинлеге бар. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова сөйләде.
Форумда актив тормыш позициясе үрнәк булган һәм Татарстанның уңышлы хатын-кызларының яңа буынын формалаштыручы бизнес-ледилар катнашачак. Спикер ачыклык керткәнчә, нигездә, алар кече һәм урта бизнес вәкилләре. Чарада 300 хатын-кыз катнашуы көтелә. Форумга керү бәясе 3 мең сум тәшкил итәчәк. Форумда аларны күпсанлы бүләкләр көтә.
"Бу чараның яңалыкларында тукталасы килә. Форумда күргәзмә-ярминкәдә 30 чамасы экспонат тәкъдим ителәчәк, ул ювелир һәм авторлык бизәнү әйберләре, аппарат косметологиясе, туклану һәм сувенир продукциясе. Биредә нәкъ менә хатын-кыз матурлыгына басым ясалачак. Ярминкә хәйриячелек максатыннан да үткәрелә, без Казанның 1 нче коррекцион мәктәбенә ярдәм итәбез. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар шулай ук үзләре эшләгән әйберләрен тәкъдим итәчәк", - дип сөйләде спикер.
Форумда катнашучылар өчен тагын бер яңалык секция программалары вакытында балалар бүлмәсе эшләячәк. Югары технологияләр мәктәбендә нәни кунаклар өчен махсус күңел ачу класслары әзерләгәннәр.
Форум дүрт секциягә бүленәчәк. Лекторлар идарә итү секциясендә идарә өлкәсендә инновацион алымнар, дәүләт-шәхси партнерлык турында сөйләячәк һәм төбәк икътисадының агымдагы хәле нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. "Бизнес һәм гаилә" секциясендә киеренке иҗтимагый һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге шартларында үз гаиләңне һәм шәхес буларак, үзеңне саклау темасы буенча фикер алышу булачак. Белгечләр уңышлы бизнес-ледига табыш артыннан куып ничек балаларын югалтмаска дигән темага да сүз кузгатачак. Социаль инициативалар секциясендә хатын-кызларның закон чыгару эшчәнлеге һәм иҗтимагый эш формалары турында сөйләячәкләр. Финанс секция программасында финанслар өлкәсендә тармак мәсьәләләрен хәл итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз