news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис бистәсе шәһәр итеп үзгәртелде

Татарстан Президенты шуңа бәйле республика законын имзалады

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Югары Ослан районының Иннополис  бистәсен үзгәртеп кору, Югары Ослан муниципаль районының аерым муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Югары Ослан муниципаль районының Введенка бистәсе авыл җирлеген үзгәртеп кору, шулай ук «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы 2014 елның 13 декабрендә кабул ителгән 115нче Законын имзалады. 

Закон тексты республика башлыгы сайтында урнаштырылган.

Документта күрсәтелгәнчә, Иннополис бистәсе Иннополис шәһәре дип үзгәртелә. 

Законда әйтелгәнчә, яңа төзелгән "Иннополис шәһәре" муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы вәкаләтләре гражданнар җыены тарафыннан гамәлгә ашырыла.   

news_right_1
news_right_2
news_bot