news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис белгече популяр фильм трейлерын татар теленә тәрҗемә итә

Марат Фәйзрахманов авыллардагы татарча гына фильмнар карый торган олырак буын өчен тәрҗемә ителгән чит ил киносы кызык булыр, дип уйлый.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова). Иннополиста система администраторы булып эшләгән Марат Фәйзрахманов танылган фильмнарның трейлерына татарча субтитрлар язып, Youtube каналына урнаштыра. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул моны татар телен популярлаштыру максаты белән эшләвен әйтте.

Марат “Гарри Поттер”, “Терминатор”, “Йолдызара сугышлар” һ.б. популяр фильмнарның трейлерын тәрҗемә иткән.

Бер күргәзмәдә Даниядә эшләнгән кыска метражлы фильмнарны карап йөргән вакытта, татарча субтитрлар башкарып чыгару фикере туды,” – дип сөйләде ул.

Ул киләчәктә чит телдәге тулы метражлы фильмнарны күп тавышлы итеп тәрҗемә итү нияте барлыгын хәбәр итте. “Элегрәк берничә тулы метражлы фильм татар теленә тәрҗемә ителгән иде, ләкин анда бөтен геройлар бер генә кеше тавышы белән сөйли”, - диде ул.

Ул тәрҗемәдә онлайн ресурсларны кулланган, шул сәбәпле, трейлерда хаталар бар. Марат үзен төзәтергә теләгән профессионалларның тәкъдимен кабул итәргә әзер булын әйтте.

Марат авыллардагы татарча гына карый торган олырак буын өчен тәрҗемә ителгән чит ил киносы кызык булыр, дип уйлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot