news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иннополис” белән Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы идарә итәчәк

Республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков идарә эшен министрлыкка тапшыру турында күрсәтмә имзалады.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Иннополис” махсус икътисади зонасы белән идарә итү вәкаләтенә ия булды. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән Министрлар Кабинеты күрсәтмәсендә әйтелгән. Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 8 октябрьдә имзалаган (ул бүген басылып чыкты).

Нәтиҗәдә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы МИЗ резидентлары реестрын алып барачак һәм резидентларның үз өсләренә алган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольда тотачак. Моннан тыш, министрлык инженерлык, транспорт, социаль һәм башка инфраструктуралар булдыру мәсьәләсендә дәүләт заказчысы ролен башкарачак.

Элек МИЗ белән идарә итү эшен РФ Икътисади үсеш министрлыгы төбәләргә тапшырды, МИЗ эшчәнлеген контрольда тоту федераль министрлыкта иде. 2016 елның 18 апрелендә әлеге министрлык башлыгы Алексей Улюкаев тарафыннан “Иннополис” махсус икътисади зонасы белән идарә итү буенча вәкаләтләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыру турында”гы 249 нчы әмер имзаланды, аның нигезендә быел 5 сентябрьдә әлеге вәкаләтләрне Министрлар Кабинетына тапшыру хакында С-582-АЦ/Д14 нче номерлы килешү төзелде. Вәкаләтләрне тапшыру эшләре 8 октябрьдә төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100