Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иннополис 360 миллион сумнан артык салым җыя
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, җыелган салымнар шәһәрнең тулы канлы тормышы өчен җитә.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Иннополис ел саен 360 миллион сум салым җыя, һәм бу сумма шәһәр тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен җитә. Бу мәгълүматларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
“Иннополиста компанияләрне җәлеп итә һәм эш урыннары булдыра алырлык җитештерү куәтенә ия команда формалашты. Президент ярдәме белән - арендага бирелә торган торак, яңа белем бирү үзәге, яңа лицей бинасы төзү проекты тормышка ашырыла. Бу - кеше ресурслары һәм яңа компанияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте министр.
Ул Иннополиста 67 резидент исәпләнгәнен, моннан тыш, махсус икътисади зонаның җиде партнеры бар икәнен дә искәртте. Тагын 20 компания белән аларны югары технологияләр шәһәрендә урнаштыру турында мәсьәлә карала.
“Хәзерге вакытта шәһәр теге яки бу кешеләрнең катнашуыннан тормый”, - дип җавап бирде Роман Шәйхетдинов. Ул моны Николай Никифоровның: "Россия элемтә министры вазифасыннан азат ителгәч, Иннополис белән нәрсә булачак?", дигән соравына җавап буларак әйтте. Күптән түгел шәһәр белән бәйле тагын бер билгеләнеш булды – “Иннополис” махсус икътисади зонасы экс-башлыгы Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсе вице-губернаторы булып билгеләнде.
“Без актив эш алып барабыз, искәртеп үтим, Никифоров – Иннополис университетының күзәтчелек советы рәисе. Рөстәм Миңнеханов – АО “Иннополис” директорлар советы рәисе һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы рәисе. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы координатор буларак, барлык хезмәтләрнең эшчәнлеген, шулай ук шәһәр хезмәтләренең хакимият органнары белән эшчәнлеген тәэмин итә”, - дип йомгаклады Роман Шәйхетдинов.
Интервьюны тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видео “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында урнаштырылачак.
Андрей Кузьмин белән “Галстуксыз интервью” әңгәмәсенең телевизион версиясен тамашачылар “Татарстан 24” телеканалында шимбә көнне, 18:30 да һәм якшәмбе 13:30 сәгатьтә карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз