news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИнноКам ил икътисадының алдагы 10 елга үсеш ноктасы итеп билгеләнде - Татарстан Президенты

Инвесторлар җәлеп итүдә Президент төп рольне Инвестицион үсеш агентлыгына бирә

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Республика шактый күп проект гамәлгә ашыра. Аларның уңышлы чыгуы инфраструктураны алга китеп үстерүне таләп итә, дип билгеләп үтте бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында.

“Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән Дмитрий Анатольевич Медведев ярдәме бәрабәренә ИнноКам территориаль аерым инновацион үзәге концепциясен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территория булдыру турында карар кабул ителде. Ул ил икътисадының алдагы 10 елга үсеш ноктасы буларак билгеләнде”, - диде республика башлыгы.

Татарстанда индустриаль мәйданчыклар системасы гамәлдә - «Алабуга» МИЗ, «Химград» технополисы, «КИП Мастер», IT-паркның ике мәйданчыгы, шулай ук үзенең нәтиҗәлелеген раслады. “Узган ел йомгаклары буенча, республика бизнесын үстерү инфраструктурасы резидентлары барысы бергә 125 млрд сумлык продукция җитештергән, бу гомуми сәнәгый җитештерү күләменең 7 процентын тәшкил итә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Иннополис шәһәренә зур өметләр баглый. IT-университет илдә абитуриентлар кабул итү буенча иң шәп унлыкка керә. “Иннополиска резидентлар һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк, - дип йөкләмә бирде Татарстан Президенты. – Тулаем алганда, республиканың бөтен индустриаль мәйданчыклары объектларын нәтиҗәле тутыруга, үзенең җитештерү мәйданнарын җәелдерү буенча Россия төбәкләренең кайсын сайларга торган яңа инвесторлар белән эшләүгә аерым игътибар бирү зарур. Монда төп роль Инвестицион үсеш агентлыгына бирелә”.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100