news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс»ны чемпион калуы белән котлап 5 млн сумлык сертификат тапшырды

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс»ны чемпион калуы белән котлап 5 млн сумлык сертификат тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Екатерина Маркс

Бүген Казан Кремле бинасында «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасын хөрмәтләделәр. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан кызларын сигезенче титулга лаек булулары һәм 2025/26 сезонда Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Республика башлыгы спортчыларга дәүләт бүләкләре, шулай ук клубка истәлекле Рәхмәт хаты һәм 5 миллион сумлык сертификат тапшырды.

«Динамо-Ак Барс»ны сигезенче тапкыр чемпион титулын яулавы белән тәбрик итәм. Бу - тарихи казаныш һәм ул Татарстанның Россия спорты лидерларының берсе статусын тагын бер кат раслый. Сезнең җиңүегез - искиткеч хезмәт, команда рухы һәм профессиональлек нәтиҗәсе. Сез чын характер, җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Сезнең триумфаль чыгышыгыз белән бөтен республика горурлана.

Сезнең уңышыгыз республика балаларын һәм яшьләрен спорт белән шөгыльләнергә һәм югары нәтиҗәләргә омтылырга рухландыра. Һичшиксез, сез - волейбол белән шөгыльләнүче күп кенә кызларның кумирлары. Республика спортның төрле төрләрендә дөнья дәрәҗәсендәге спорт командалары булуы белән горурлана. «Динамо-Ак Барс» – профессиональ спорт системасын нәтиҗәле үстерүнең ачык мисалы. Бу чемпион титулы клубның соңгы казанышы булмас дип ышанам», - диде Миңнеханов.

2026 елның 12 апрелендә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы чемпионлыкны рәсмиләштерде. Өч матчтан торган финал сериясендә Зоран Терзич командасы Мәскәү өлкәсенең «Заречье-Одинцово» клубын 3:0 исәбе белән җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot