news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инкассаторларга броня белән капланган өр-яңа машина ачкычлары тапшырылды

Татарстан инкассациясе бронядан эшләнгән машиналар ясый башлаган.

Инкассаторларга броня белән капланган өр-яңа машина ачкычлары тапшырылды
"Татар-информ"

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов бронядан эшләнгән «Ford Sollers» маркалы машиналар ясала башлавын әйтте. Әлеге машиналар иң яхшы инкассаторларга тапшырылды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Татарстан инкассация идарәсендә җитештерелгән яңа машина ачкычларына Шамил Абдрахманов, Григорий Пономарев, Виталий Ивакин ия булды. «Ачкычларны иң яхшы инкассаторларга тапшырабыз», — диде Вәсим Вахитов. Инкассациядә 19 ел дәвамында йөртүче булып эшләгән Виталий Ивакин яңа машиналарда эшләве җиңел дә, рәхәт тә булыр, дип уртаклашты.

«2019 елда бронядан эшләнгән 14 машина булса, быел 25 машина ясарга планлаштырабыз. Әлегә дүрт машина әзер. Аларның барысы да Казандагы инкассация идарәсе территориясендә җыелды. Гомумән алганда, машина бүгенге көндә 2 миллион 700 мең сум тора, беренче июльдән бәясе артырга мөмкин. База комплектациясе 1 миллион 900 мең сумга төшә. Бер айга 4 машина җыя алабыз. Бер машинаны җыю өчен 4 оста куллы кеше кирәк», — ди ул.

Вәсим Вахитов сүзләренчә, РОСИНКАСның Татарстандагы бүлеге Алабугада урнашкан Америка заводы «Ford Sollers» белән килешү төзегән. «Завод-җитештерүче буларак, без, ниһаять, барлык дәүләт оешмалары белән килештереп, рөхсәт ала алдык. Без РОСИНКАСның 77 оешмасы арасыннан броня белән капланган машиналар эшләүче бердәнбер завод-җитештерүче булып саналабыз», — дип аңлатты ул.

Инкассация идарәсе җитәкчесе әйтеп үткәнчә, «Ford Sollers» заводы Алабугада, Казаннан ерак түгел урнашкан. «Машиналарның безгә кирәк булган төсе дә завод буяулары белән буялган, өстәмә буятасы юк. Башка төскә буята калсак, 25 мең тирәсе акча сарыф ителер иде. Машина якынча 300 мең сумга төшә, ягъни очсызга чыга һәм, шуңа күрә, сорау да күп булыр дип уйлыйм», — диде ул.

«Җыю өчен кирәкле комплектларны үзебез кайтартабыз. Сертификацияләнгән видеотехника, пыяла җайланмаларына заказ бирелә. Яңа машиналарда 9-10 камера, „ГЛОНАСС“ системасы һәм хәвеф-хәтәрдән саклану төймәсе куела. Эчке якта сейфлар урнаштырыла. Чит-ят кеше машина эченә керә алса да, кыйммәтле әйберләрне ала алмаячак, чөнки кодлаштырылган йозак һәм башка саклау чаралары бар», — диде җитәкче.

Инкассация хезмәткәрләре инкассатор акчаларны сейфка куя калса да, кире сейфтан аларны ала алмаячагын әйтеп үтте. «Камераларга килгәндә, алар һәрвакыт онлайн режимда эшли, машинаның төрле ягыннан урнаштырылган, тавыш яздырыла,. Шушы җайланмаларны урнаштырганнан соң, машина 550 килограммга авырая. Элек бер машинада өч кеше барган булса, хәзер ике кешенең булуы да җитә», — ди алар.

Вәсим Вахитов әлеге машиналарга ихтыяҗ барлыгына басым ясады. «РОСИНКАС системасы елына бронядан капланган ике йөзләп машина ала. Ягулык 2 тапкырга азрак сарыф ителә. Форд Транзит машинасы 100 километрга 11,5 — 12 литр дизель яга, ә УАЗ машиналарында 100 километрга 24 литр бензин китә. Аерма зур», — дип нәтиҗә ясады идарә җитәкчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100