news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иниятулла Кутуев: Сабантуй бәйрәме туган телдә аралашу мохитен булдыру өчен кирәк

«Тел югала бит, Сабантуйда җыелабыз да, «вата-җимерә» булса да, татарча сөйләшергә тырышабыз», - диде татар активисты.

Иниятулла Кутуев: Сабантуй бәйрәме туган телдә аралашу мохитен булдыру өчен кирәк
Ләбиб Лерон

Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре «Изге юл» татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев фикеренчә, Сабантуй бәйрәме читтә яшәүче татарлар өчен туган телдә аралашу мәйданчыгы булып тора.

«Сабантуй ул – шатлык бәйрәме. Тел югала бит, Сабантуйда җыелабыз да, вата-җимерә булса да, татарча сөйләшергә тырышабыз. Сабантуй бәйрәмендә булса да татар мохите туа. Нәрсә генә булса да, туган телне күтәрергә кирәк», – диде ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы активы белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, беренче тапкыр Тосно җирлегендә Сабантуй революциядән соң оештырылган. Бөек Ватан сугышында ул үткәрелмәгән. «Шулай итеп, без аны яңартып җибәрдек. Беренче тапкыр Сабантуй үткәргәндә даими вәкил – Шамил Әхмәтшинга шалтырата идек. Бер сүз әйтмичә килеп җитә иде. Узган ел Ренат Вәлиуллин тырышлыгы белән 25нче Сабантуйны үткәрдек», – дип билгеләп үтте ул.

«Биредә татарлар өч гасыр яши. Без бер-беребезне күрми-белми яшәгәнбез. Санкт-Петербург белән Казан арасындагы күперне Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тоташтырды. Вәкиллек 1996 елда ачылса, безнең оешма 1997 елда эшли башлады. Вәкиллек оештырылгач, Татарстаныбызга туры юллар ачылды», – диде Иниятулла Кутуев.

Ул Тосно шәһәрендәге «Изге юл» татар җәмгыятенең барлыкка килү тарихына да тукталды. «Бер ханым ишек какты. Әнисе вафат булган, мулла сорап килгән, «ялгыз яшим, нишләргә белмим», – ди. Шуннан соң, газетага «Отзовитесь, земляки!» дигән мәкалә яздым. Петр I указы белән 300 ел элек Казан губернасыннан әби-бабаларыбыз килгәнен дә искәрттем. Шуннан соң, җирле татарлар белән җыелыша башладык», – диде ул.

«Тукайга багышланган кичәләр дә үткәрәбез. Район хуҗалары: «Тукайның Тосно шәһәренә нинди катнашы бар?» – дип сорый. «1912 елда Габдулла Тукай безнең якта гомерендә бер генә тапкыр булса да, Санкт-Петербургны йөрәгенә якын итеп кайтып киткән. Ничек без аны онытыйк ди? Менә инде 20 ел без «Тукай укулары» бәйгесен оештырабыз. Моннан тыш, «Җәлил укулары» бәйгесе дә беренче тапкыр Тоснода үткәрелә башлады», – диде рәис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100