news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инициатива төркеме Дагыстан мөфтие хатынын Россия президентына кандидатлыкка тәкъдим иткән

Айна Гамзатова - журналист, язучы, җәмәгать һәм дин эшлеклесе.

(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Махачкала шәһәренең 542 кеше кергән инициатива төркеме шимбә көнне Россия президентына кандидат итеп Дагыстан мөфтиенең 46 яшьлек хатынын, "Ислам" журналы баш мөхәррире Айна Гамзатованы тәкъдим иткән. Бу хакта ТАССка Гамзатованың матбугат сәрктибе Гуризада Камалова хәбәр иткән.

Инициатива төркеменә, аерым алганда, табиблар, спортчылар, илнең фәнни һәм мәдәни эшлеклеләре кергән.

"Үзәк сайлау комиссиясенә теркәлү өчен тиешле барлык документлар 5 гыйнварда озатылачак”, - дип өстәгән агентлык әңгәмәдәше.

Айна Гамзатова - журналист, язучы, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Ул 1971 елның 1 октябрендә Махачкала шәһәрендә туган. Ике югары белем алган – филология һәм юридик белем. Гамзатова эре медиахолдинг төзегән һәм аны җитәкли, аның составында дөньяви матбугат чаралары кебек үк, диниләре дә бар. Ул - "Путь" хәйрия фонды җитәкчесенең берсе һәм "Ислам" журналы баш мөхәррире, шулай ук Дагыстан мөфтиенең хөкүмәт һәм матбугат органнары белән элемтәдә киңәшчесе.

Партияләрдән кандидатларны тәкъдим итү - 12 гыйнварда, үз-үзләрен тәкъдим итү 7 гыйнварда төгәлләнә. Россия президентын сайлаулар 18 мартта узачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot