Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ингушетиядә, Рамазан башлану сәбәпле, чыгарылыш кичәләреннән баш тарталар
"26 майда, Рамазан ае башлану сәбәпле, чыгарылыш кичәләре үткәрелмәячәк", — диелә төбәк мәгариф министрлыгы хәбәрендә.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Ингушетия мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре, мөселманнар өчен изге ай булып саналган Рамазанга туры килгәнгә үткәрелмәячәкләр, дип хәбәр итә РИА Новости, төбәк мәгариф министрлыгына сылатама биреп.
"26 майда, Рамазан ае башлану сәбәпле, чыгарылыш кичәләре үткәрелмәячәк", — диелә хәбәрдә.
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме исә 24 май көнне уздырылачагы хәбәр ителә.
Рамазан ае - мөселманнар өчен иң хөрмәткә лаек ай. Ислам динен тотучы мөселманнар 30 көн дәвамында беренче таң нуры күренгәннән алып, кояш баеганга кадәр ураза тота, ризыктан, судан һәм дөнья мәшәкатьләреннән тыелып, үзләрен гыйбәдәткә багышлый. Быел Рамазан ае 26 майдан 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз