news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ингушетиядә Рамазан ае төгәлләнү хөрмәтенә азык-төлек туры була

Июнь уртасында Ингушетиядә оештырылучы Гастрономия турында Россия һәм чит ил туристлары ингуш мәдәнияте һәм милли ризыклары белән таныша ала.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Ингушетиядә Рамазан ае төгәлләнү хөрмәтенә Гастрономия - азык-төлек туры оештырыла. Бу хакта Ингушетиянең туризм буенча төбәк комитетына сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Июнь уртасында Ингушетиядә оештырылучы Гастрономия турында Россия һәм чит ил туристлары ингуш мәдәнияте һәм милли ризыклары белән таныша ала.

Бәйрәмнең үзенчәлеге итеп, ураза тәмамлану уңаеннан мул бәйрәм өстәле әзерләнә.

"Республикада Ураза бәйрәме өч көн дәвмында билгеләп үтелә. Ингушетиядә әлеге бәйрәмнең кабатланмас милли үзенчәлеге бар. Һәр йортта хуҗабикәләр кунакларны иң тәмле бәйрәм ризыклары белән сыйлый. Нәкъ менә шушы бәйрәм вакытында җирле милли ризыкларны татып карап булачак”, - дип әйткәннәр комитетта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot