Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ингушетия мәгариф министрлыгы Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә ниятли
Татарстанның мәгариф системасы - Россиядә иң яхшысы, сезнең республика бик ачык, бу исә хезмәттәшлек һәм ярдәмгә әзерлек мәсьәләсендә дә, мәгълүматлылык мәсьәләсендә дә чагыла, дип белдерде Ингушетия Республикасы мәгариф министры Лемка Измайлова моның өче
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Республикада Укытучы елын уздыру мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән булган брифингта Ингушетия Республикасы мәгариф министры Лемка Измайлова да катнашып, журналистлар сорауларына җавап бирде.
Алга таба Татарстан белән Ингушетия мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек урнаштыру күздә тотыла, хәзер исә, Татарстан мәгариф учреждениеләре базасында стажировка үтү һәм тәҗрибә алмашу өчен кайсы юнәлешләрдә укытучылар һәм башка белгечләр җибәрү билгеләнә, шулай ук, татарстанлы коллегаларны Ингушетиягә чакыру да ниятләнә, диде Л.Измайлова «Татар-информ» хәбәрчесенә җавабында. «Аңлашыла ки, безнең республика чагыштырмача яшьрәк, тәҗрибәбез дә азрак. Шулай да, һәр төбәктә үзең өчен яңа, үзгә әйбер табып була, багланышлар ике якны да үзара баетачак кына», - диде ул.
Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан мәгариф һәм фән министрының журналистлар алдында чыгышын игътибар белән тыңладым, безнең күп мәсьәләләрдә проблемалар һәм эш юнәлешләре уртак икәнен аңладым. Әйтик, Укытучы елы кысаларында Ингушетия Республикасында да Татарстандагыга охшаш чаралар планлаштырылган. Биредә өч көн эчендә безнең биш кешедән торган делегация Татарстан мәгариф системасы белән якыннан танышып, үзебез өчен кызыклы саналганнарын өйрәнү күздә тотыла. Әлегә Казандагы автономияле, инновацион учреждениеләр, һөнәри белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән мәктәп алды белем бирү мәсьәләсе аеруча кызыксындыра, чөнки соңгысы буенча бездә кискен проблемалар бар: республикада рәсми тел рус теле булса да, ике теллелек гамәлдә, билингвизмга бәйле проблемалар бар, дип шәрехләде министр Лемка Измайлова.
Хезмәттәшлектә Россия субъектлары арасыннан, төгәлрәге, милли республикалардан ни өчен Татарстанны сайлап алуларын исә Ингушетия кунагы, Татарстанның мәгариф системасы - Россиядә иң яхшысы, дип нигезләде. «Аннан соң сезнең республика бик ачык, бу хезмәттәшлек һәм ярдәмгә әзерлек мәсьәләсендә дә, мәгълүматлылык мәсьәләсендә дә чагыла – рәсми сайтларга күз салу белән генә дә моны раслап була. Безнең Татарстанга сәфәр чыгуның төп сәбәпләре менә шушы. Иртәгә исә ике арада хезмәттәшлек кысалары буенча килешү төзү ниятләнә», - диде Ингушетия Республикасы мәгариф министры Лемка Измайлова.
Делегация исә иртәгә кайтып китәргә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз