news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ингушетия делегациясе Татарстанга эш сәфәре белән килде

Сәфәрнең максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм көйләү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 18-21 ноябрьдә Татарстанда Карабулак мэры Мөслим Яндиев җитәкчелегендә Ингушетия Республикасының Башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре делегациясе эш сәфәрендә була. Сәфәрнең максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм көйләү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү.

Кичә респубика кунаклары ТР Муниципаль берәмлекләр советында булды һәм совет рәисе Минсәгыйть Шакиров белән очрашты. Чарада ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин, ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин, ТР Муниципаль берәмлекләр советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Минсәгыйть Шакиров кунакларны Татарстанның җирле үзидарә моделе, ТР җирле үзидарә структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, Татарстанда гамәлгә куела торгын социаль-икътисади программалар турына сөйләде.

Карабулак мэры Мөслим Яндиев, үз чиратында, Ингушетия Россия субъектлары арасында мәйданы буенча иң кечкенә республика дип искәртте ул. Аның составында 8 муниципаль берәмлек – 4 шәһәр һәм 4 район. Бүген алар өчен төп проблемаларның берсе бюджет формалаштыру: салымнарны җыюны оештыру, түләмәүчеләргә каршы көрәш.

“Без бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә телибез. Шулай ук безнең өчен җир участокларын рөхсәтсез алу һәм рөхсәтсез төзелеш алып бару, җирле үзидарә органнарына сайлаулар оештыру һәм үткәрү, шулай ук башка мәсьәләләр белән бәйле проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе кызыклы. Башкарма хакимият белән җирле үзидарә органнарының вертикаль мөнәсәбәтен сынау проекты буларак үзебездә кертеп карарга телибез”, - дип ассызыклады Мөслим Яндиев.

Ингушетия делегациясе шул максат белән кичә република министрлыкларында һәм Казан каласы Башкарма комитетында булдылар.

Бүген кунаклар Лаеш муниципаль районында муниципалитет җитәкчесе белән очрашачак, социаль-мәдәни объектлар төзелеше белән танышачак, дип хәбәр итә ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100