news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ингушетия башлыгы “Химград” эшчәнлеге белән танышты

Юнус бәк Евкуров Татарстанга эш сәфәре белән килгән иде

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Татарстанга эш сәфәре белән килгән Ингушетия башлыгы Юнус бәк Евкуров Казанда “Химград” эшчәнлеге белән танышты, аны исә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар озата барды.

Шул хакта әлеге технополисның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар сәнәгать паркының төп объектларында булып, шул исәптән резидентлар производствосын һәм җитештергән продукция күргәзмәсен күздән кичерде. Шулай ук делегация модульле җитештерү корпусында, югары барьерлы полимер пленка эшләп чыгара торган “Данафлекс-Нано” заводында булды.

“Казанга булган сәфәрнең төп максаты – “Ингушетия” дигән исем бирелгән кече ракета корабына нигез салу. “Химград” технополисына исә без сәнәгать мәйданчыгы булдыру һәм җәелдерү тәҗрибәсен өйрәнү өчен танышырга дип килдек” , - дип аңлатты Ингушетия Республикасы башлыгының матбугат секретаре Шәмсетдин Боков. Аның сүзләренчә, моннан бер атна элек Ингушетиядә беренче индустриаль парк төзелешенә нигез ташы салынган. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никофоров та катнашкан. Сәнәгать паркы булдыру идеясе исә соңгы тапкыр Татарстанга килгәч һәм чыгышы белән Татарстаннан булган әлеге министр белән очрашканнан соң туган.

“Барысы 11 мең кв.м гомуми мәйданлы биш катлы бинада булачак IT-паркта фәнни-тикшеренү институтлары, эшлекле үзәкләр, күргәзмә мәйданчыклары, уку йортлары, шулай ук хезмәт күрсәтәчәк инфраструктура урнаша. Шушы максатка 500 млн. сум акча сарыф итү күздә тотыла. Проектның төп юнәлеше - сәнәгать, кече предприятиеләр һәм Хөкүмәт эшен югарырак мәгълүмати дәрәҗәдә тәэмин итеп торчак коммерцияле структуралар ихтыяҗлары өчен программа чаралары эшләп чыгару. Югары технологияле институт булдыру исә югары квалификацияле 250 һәм катнаш юнәлеш буенча 500 белгечкә яңа эш урыннары бирәчәк. Объект 2016 ел азагына кадәр төзелеп бетәргә тиеш. Шушы мизгелдән республика заманча алдынгы технологияләрне үстерә башлый”, - диде Ингушетия башлыгы матбугат секретаре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100