news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инглиз теле мөгаллиме милли футболкалар ясый: «Татар бизәген бренд итәсем килә»

Ләйлә Мөхәммәтҗанова татар орнаментына гашыйк булуын, ирләр өчен дә милли футболкалар ясарга теләвен әйтте.

Инглиз теле мөгаллиме милли футболкалар ясый: «Татар бизәген бренд итәсем килә»

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, инглиз теле мөгаллиме Ләйлә Мөхәммәтҗанова милли орнаментлы футболкалар ясый башлаган.

«Татар орнаментын бренд итәргә телим. Футболкаларны бизәү төрләре бик күп, барысын да чынга ашырып бетерәсе бар. Планда — ирләр өчен дә милли футболкалар ясау, футболкалардан тыш, бизәкләрне башка киемнәргә дә төшерәсем килә. Студентларым, якыннарым яратып кабул итте», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ләйлә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, иң элек ул Инстаграмда аккаунт ачкан, рәсемнәр ясап, шунда куя барган. «Футболкаларның нинди булырга тиешлеген күптәннән күңелдә йөрттем. Яшьләр киеп йөри торган зәвыклы төсләргә тукталдым, аеруча куе алсу, зәңгәрсу төсләр популяр», — диде ул.

«Җиденче сыйныфта укыганда әниемнең татар теле кабинетын бизәр өчен папкалар ясау кирәк иде, милли бизәкләр төшкән шаблоннар эшләдек тә, папкаларның тышларын бизәдек. Әниемнең рәсем ясаганын исебез китеп күзәтеп тора идек. Шулчак татар орнаментына гашыйк булдым», — дип аңлатты галимә.

Ләйлә Мөхәммәтҗанова милли бизәкле футболкаларны узган елдан ясый. «2012 елда университетта укыта башлагач, татар бизәкле киемнәр күзгә чалынды. Минем дә татар орнаментлы кием киеп йөрисем килә башлады. Узган ел тормышымда зур үзгәрешләр булды, төрле марафоннарда катнаштым. Татар бизәкләре белән шөгыльләнергә тиешлегемне аңладым. Бизәкләрне үзем эшлим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100