Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Информатика укытучылары өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү турында сөйләшү була
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы белән югары уку йортларында информатика укытучылары һәм белгечләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү мәсьәләсе турында фикер алышачак. Бу хакта Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев тармак вәкилләре белән онлайн-конференция вакытында әйтте.
Узган атнада Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, өлешчә мобилизациядән кичектерү өчен тармак юнәлешләре буенча белгечлекләрнең тәкъдим ителә торган исемлеген әзерләячәкләр. Шадаев белдергәнчә, мобилизацияләүне кичектерү өчен исемлек бирү формасы 27 сентябрьдән «Дәүләт хезмәтләре»ндә ачылачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Югары уку йортларында информатика укытучылары һәм белгечләр өчен мобилизацияне кичектерү мәсьәләсен РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы белән сөйләшәбез», - диде Шадаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз