news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфляция бишенче атна рәттән 0,1 процент тәшкил итә

Ел башыннан кулланучылар бәясе 2,5 процентка арткан.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 19-25 декабрьдә Россиядә инфляция бишенче атна рәттән 0,1 процент тәшкил итә, ел башыннан кулланучылар бәясе 2,5 процентка арткан, дип хәбәр итте Росстат. Бу хакта РИА "Новости” яза.

Узган атна да йомырка 1,1 процентка, дуңгыз, сыер ите, тары ярмасы һәм маргарин 0,2-0,4% арткан, шул ук вакытта карабодай ярмасы 0,9 процентка, шикәр комы 0,5 процентка, тавык ите, он һәм үсемлек мае 0,1-0,3%ка кимегән.

Яшелчә бәяләре уртача 2,3 процентка арткан, шул исәптә помидорлар һәм кыярлар - 7,7%.

Бензин бәяләре 0,3 процентка, дизель ягулыгы 0,6 процентка арткан.

Икътисади үсеш министрлыгы 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 2,5-2,6 процент булыр дип көтә, декабрьдә бәяләр 0,4-0,5% ка артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100