Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инфекционист Россиядә коронавируска күмәк иммунитет инде формалашкан дип фаразлый
Гыйнвар-февраль айларында ковидның «омикрон» шатммын йоктыручылар шактый иде, өстәвенә вакцинация темплары да арта бара, ди Сергей Вознесенский.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска күмәк иммунитет инде формалашкандыр мөгаен, дип белдерде Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский РИА Новости белән әңгәмәдә.
«Поликлиникаларда, беренчел звенода булган хәл халыкның шактый зур катламының гыйнвар-февраль айларында авырып алуын дәлилли. Өстәвенә, вакцинацияне дә исәпкә алу зарур, ул да атна саен арта бара. Шуңа күрә коллектив иммунитет инде формалашкан дип фаразларга була», — диде Вознесенский.
Ул аңлатканча, «омикрон» штаммы бик югары йогышлылыгы белән аерылып тора, шул сәбәпле Россиядә гыйнвардан авыручылар саны шактый арткан.
Шул ук вакытта авыруның барлык очраклары да лабораториядә расланмаган булырга да мөмкин, дип ачыклык кертте Вознесенский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз