news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инфекционист балалар арасында коронавирус белән авыручыларны киметү юлын аңлатты

Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцинация ясатуы гына ярдәм итәчәк.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Көз көне, уку елы башлангач, Россиядә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Мәктәптә алар бер-берсе белән күбрәк аралаша башлый, өстәвенә, аларның күбесе битлек киеп йөрми. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцинация ясатуы гына ярдәм итәчәк.

«Балаларны саклау чарасы бар. Бу вакцинация. Әгәр өлкәннәр прививка ясатса, иммунитет барлыкка килә, балалар авырмаячак. Иң мөһиме, балага чир йоктырмаска кирәк», — диде инфекционист табиб Евгений Тимаков.

Аның сүзләренчә, бер прививка ясаткан кеше, ким дигәндә, әйләнә-тирәдәге өч кешегә чир йоктыру мөмкинлеген киметәчәк. Әгәр дә булган вакцинация темпларын саклап, төрле штаммнар булуын исәпкә алсак, вируска саклану чараларын урап, балаларга йоктыру өчен кимендә ике ел кирәк булачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot