news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист: Россиядә коронавирус белән бәйле вазгыять көзгә кадәр тыныч калачак

Россиядә Covid-19 коронавирусы белән бәйле вазгыять көзгә кадәр тыныч булырга охшаган. Авырулар санының артуы SARS-CoV-2 вирусының чираттагы мутациясе белән бәйле булырга мөмкин.

«Әгәр коронавирусның яңа мутациясе барлыкка килсә һәм “омикрон” га караганда активрак штамм чыкса, авырулар санының артачагын көтә алабыз». Табиб-инфекционист Евгений Тимаков шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС яза., 

Тимаков фикеренчә, көзгә кадәр киләсе алты ай дәвамында «тынычлап яшәргә була». «Алга таба җәй ахырына башка илләрдә булырга мөмкин булган мутацияләргә җайлашырга кирәк булачак», — дип аңлатты ул.

Табиб сүзләренә караганда, Россиядә коронавирус чикләүләрен бетерү хәзер аңлашыла, чөнки илнең барлык халкы диярлек Covid-19 белән авырган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100