Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инфекционист Россиядә гриппның өч дулкыны булачагы турында кисәтә
Россиядә хәзерге эпидемия сезонында гриппның өч дулкыны көтелә. Мондый фикерне йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков җиткерде, дип хәбәр итә «Российская газета».
Аның сүзләренә караганда, хәзер беренче дулкын бара. «Мөгаен, икенче дулкын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гыйнвар урталарында, ә өченче дулкын февраль азагында булыр», - дип китерә ТАСС Тимаков сүзләрен. Ике-өч атнадан соң грипп белән авыруның хәзерге күтәрелеше кими барачак, дип өстәде ул.
Гриппның икенче һәм өченче дулкыннары җиңелрәк булачак дип әйтеп булмый, чөнки ул иммунитетны формалаштырмый, дип искәртә Тимаков. Ул гриппның һәр төренең үз иммунитеты барлыгын аңлатты һәм кеше алар белән берничә тапкыр авырырга мөмкин.
Гриппның төп штаммнарыннан дүрт валентлы вакцина яклый, дип җиткерә табиб.
Шул ук вакытта грипп ил буенча тиз тарала. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 20 процентка арткан. Хәзер, грипп кына түгел, башка ОРВИ һәм коронавирус вакытында, авыру симптомнарын сизгәндә, дифференциациаль диагностика - грипп һәм коронавируска тест үткәрү мөһим. Чөнки бу инфекцияләрнең симптомнары охшаш, ләкин дәвалау төрле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз