news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист: Пандемия бетү турында сөйләшү иртәрәк әле

Вакытыннан алда коронавирус пандемиясе бетә дип сөйләп булмый. Россия Халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский COVID-19 пандемиясенең 2023 елда бетү мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта «РИА новости» яза.

Аңа кадәр АКШ президенты Джо Байден коронавирус пандемиясенең артта калуын белдергән иде.

«Миңа калса, без бүген COVID-19 пандемиясен бары сезонлы авыру дип аталырга мөмкин булган вакытның башында торабыз. Шулай да бүгенге көндә болай дип әйтү вакытыннан алда булыр иде», – диде ул.

Белгеч аңлатуынча, «омикрон» штаммы күбрәк булса да, әлеге инфекциядән көн дә 100 россияле үлә. Бер ай яки бер ел эчендә авыруның ничек үзгәрәчәге турында әйтеп булмый. «Бәлки, 2023 елда булыр, әмма бүген түгел», – диде Вознесенский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100