news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инфаркт, гастрит, яман шеш: вакытында дәваламаган тешләр нинди авырулар китереп чыгара?

Теш табибы пациентның авызын ачып карауга ук яман шеш һәм ВИЧ инфекциясе диагнозын билгели ала.

Инфаркт, гастрит, яман шеш: вакытында дәваламаган тешләр нинди авырулар китереп чыгара?
Теш табибы пациентның авызын ачып карауга ук яман шеш һәм ВИЧ инфекциясе диагнозын билгели ала
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Тешләрнең сәламәтлеге белән йөрәк арасында нинди бәйләнеш бар? Вакытында дәваланмаган кариес нинди авырулар китереп чыгарырга мөмкин? Йөкле вакытта теш дәвалау нәрсәсе белән куркыныч? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының сорауларына Татарстан Республика стоматология поликлиникасының табиб-стоматолог-хирургы Виталий Аржанцев җавап бирде.

Авыз куышлыгында 700гә якын төрле микроорганизм яши

Кеше организмында микробларга иң бай урын – авыз эче.

«Авыз куышлыгы – микроорганизмнар яшәеше һәм үсеше өчен иң идеаль урын. Анда җылы, дымлы һәм яшәр өчен урын күп. Мәсәлән, кариоз куышлыклар, теш-урт буразналары һәм лайлалы тышчадагы сырлар», – дип аңлатты Виталий Аржанцев.

Авыз эчендә 700гә якын төрле микроорганизм яши. Тешләрдә кунык барлыкка килү шуларның тормыш эшчәнлегенә бәйле.

«Тешләрне чистартканнан соң берничә сәгать узуга аларга кунык утыра башлый. Башта юка гына элпә барлыкка килә, ул пелликула дип атала. Берничә сәгатьтән тешләрдә йомшак кунык күрергә була. Фәнни телдә бу «биотышча» дип атала», – дип аңлатты табиб.

Бер тәүлектән соң куныкка минераллар кушыла башлый. Шулай итеп тештә ташлар барлыкка килә. Аны вакытында чистартмасаң, ул теш өстендә генә калмый, урт астына ук кереп үсә башлый. Куныкта шулай ук кариес китереп чыгара торган, казналык сөякләрен зарарлый һәм пародонт – тешләр тирәсендәге тукымаларда авырулар китереп чыгара торган микроорганизмнар яшеренә.

Виталий Аржанцев: «Авыз куышлыгы – микроорганизмнар яшәеше һәм үсеше өчен иң идеаль урын. Анда җылы, дымлы һәм яшәр өчен урын күп»

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Авыру тешләр йөрәк һәм психика белән проблемалар китереп чыгара

Авыру тешләр аркасында организмның башка органнары һәм системалары да интегә.

1. Йөрәк-кан тамырлары системасы

«Әгәр кешенең уртлары каный икән, моның билгеле бер куркынычы бар. Теш алдырганда яки тешләрне чистартканда микроорганизмнар кан агымына эләгергә, тамырларның тышчасын таркатырга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин», – дип сөйләде теш табибы.

Шулай ук кариес китереп чыгара торган бактерияләрнең йөрәкнең эчке тышчасында була торган аксымнар белән охшаш булган бер төрле антигеннары бар. Әгәр мондый микроорганизмнар кан агымына эләксә, безнең организм аларга каршы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. Бу антитәнчекләр йөрәкнең эчке тышчасын зарарларга мөмкин. Нәтиҗәдә аутоиммун эндокардит барлыкка килә.

«Шуңа күрә табиблар теләсә кайсы операция алдыннан стоматологтан авыз куышлыгына санация ясау турында белешмә кәгазе сорый. Уртлар зарарлана ала торган процедуралар соңыннан йөрәк белән проблемаларга китерә ала. Бу йөрәк җитешсезлеге һәм ясалма клапаннары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч», – диде Виталий Аржанцев.

2. Ашкайнату системасы

Авыз куышлыгы – ашказаны-эчәклек трактының башлангыч өлеше. Монда ризык чәйнәлә. Тешләре өлешчә таркалган яки бөтенләй тешләре булмаган кеше ризыкны яхшылап чәйни алмый. Ашказанына зур ризык кисәкләрен эшкәртү авыррак. Бу гастрит, дуоденит һәм хәтта ашказаны җәрәхәте китереп чыгара ала.

3. Нерв системасы

Сер түгел, безнең чорда елмаю – бик мөһим социаль фактор. Тешләре белән проблемалар булган кеше иркен итеп елмаерга кыенсына. Бу комплекслар, кешеләр белән аралашуда һәм карьерада проблемалар китереп чыгара. Стоматологка вакытында йөрмәү нәтиҗәсендә психологка йөрергә туры килергә мөмкин.

4. Буй-сын

«Тешләнеше дөрес булмаган (микрогения яки микрогнатия), ягъни аскы казналык өскесенә караганда кечкенәрәк булган кешеләр интуитив рәвештә башын алгарак сузып йөри. Бу буй-сынга бик нык тәэсир итә, башны авырттыра, буыннар шартлауга китерә», – диде стоматолог.

Йөккә узарга планлаштыручы хатын-кызларга авыз куышлыгы сәламәтлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Йөккә узганчы тешләрнең сәламәтлеге белән шөгыльләнмәсәң, бала көткәндә нинди дә булса проблема килеп чыгачак»

Йөккә узарга планлаштыручы хатын-кызларга авыз куышлыгы сәламәтлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.

«Йөккә узганчы кариесны дәваламасаң, акыл тешләрен алдырмасаң, бала көткәндә нинди дә булса проблема килеп чыгарга – тешләр сызлый, шешә башларга мөмкин. Стоматологка барырга туры килә. Ә теш табибына бару – ул стресс. Бу балага начар йогынты ясый ала. Процедурадан соң анестезиянең көче бетә, йөкле хатын авыртына башлый, әмма аңа авыртуны баса торган дарулар эчәргә ярамый», – диде Виталий Аржанцев.

Табиб әйтүенчә, пародонт авыруы аркасында бала вакытыннан алда туарга мөмкин. Бу фәнни яктан расланган мәгълүмат. Җитди проблемалар булмасын өчен, тешләрне алдан ук дәваларга киңәш ителә.

«Гормональ үзгәрешләр аркасында йөкле хатыннарда еш кына уртлар белән проблемалар була. Гингивитлар, пародонтитлар, уртлар гипертрофиясе башлана. Булачак әниләр үзләрен жәлли һәм бу уртларга артык тимәскә тырыша. Бу проблеманы катлауландыра. Мондый очракта үзеңне кызганырга ярамый. Куныкны мөмкин кадәр яхшырак итеп чистартырга кирәк. Яхшырак чистарткан саен, ялкынсыну һәм канау да азрак булачак», – диде табиб.

Тешләр белән проблемалар еш кына бала тапканнан соң килеп чыга. Бала карын эчендә үскәндә ананың туклыклы матдәләрен ала. Нәтиҗәдә әни кешенең тешләре таркала. Бала тапканнан соң стоматологка мөрәҗәгать итәргә һәм тешләрне ныгыту өчен кальций эчәргә кирәк, диде табиб.

Аутоиммун патологияләр, мәсәлән, системалы кызыл волчанка яки яссы тимрәү шулай ук авыз куышлыгындагы лайлалы тышча зарарлануга китерә ала

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Лейкоз яки ВИЧ белән авыручыларның авызында җәрәхәтләр яки эрозияләр була

Тешләрнең начар хәлдә булуы организмга начар тәэсир итә алган кебек үк, башка авырулар да тешләргә зыян китерергә мөмкин.

«Мәсәлән, шикәр диабеты каты тукымаларга да, пародонтка да начар йогынты ясый. Шикәр күбрәк булган саен, микроорганизмнар агрессиврак була. Тешләр күпкә тизрәк таркала», – дип аңлатты стоматолог.

Аутоиммун патологияләр, мәсәлән, системалы кызыл волчанка яки яссы тимрәү шулай ук авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның зарарлануына китерә ала. Лейкоз яки ВИЧ белән авыручыларның авызында җәрәхәтләр һәм эрозия барлыкка килә.

«Ашказаны-эчкәлек трактының кайбер авырулары нәтиҗәсендә дә авыз куышлыгында җәрәхәтләр булырга мөмкин. Мәсәлән, җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы вакытында. Мин бер пациентны хәтерлим. Аның авыз эчендә җәрәхәтләр барлыкка килгән иде. Ул бик күп теш табибларына күренде, моның сәбәбен бик озак эзләде. Әмма проблема тешләрдә булмаган. Егеткә колоноскопия ясадылар һәм Крон авыруы диагнозы куйдылар», – дип сөйләде табиб.

Теш щеткасын дөрес сайларга кирәк

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Тешләрнең сәламәтлеген саклау серләре

Виталий Аржанцев тешләрнең сәламәтлеген саклау өчен берничә киңәш бирде.

1. Теш щеткасын дөрес сайлагыз.

Стоматолог тешләрне яхшырак чистартыр өчен монопучок формасындагы щетка кулланырга киңәш итә.

2. Тешләрне чистарту өчен өстәмә чаралар кулланыгыз.

Теш араларын чистарту өчен махсус ершик кулланырга була. Шулай ук теш араларын чистарта торган җеп кулланырга да була, ләкин бу инструмент белән сак эш итәргә кирәк. Дөрес кулланмаган очракта, мондый җеп уртларны җәрәхәтләргә мөмкин.

Авыз эчен чайката торган сыеклыклар кулланыгыз. Алар авыз эчендәге начар исне бетерә.

3. Тешләрне көненә ике тапкыр чистартыгыз.

«Тешләрне йокларга ятар алдыннан һәм йокыдан торгач чистартырга кирәк. Иртән ашаганнан соң чистартырга киңәш ителә. Кайбер кешеләр теш чистартмаган килеш ашарга яратмый. Мондый очракта ашаганчы да чистартып алырга, ашаганнан соң да яхшылап чистартырга була», – диде табиб.

Әгәр тешләрегезне көненә бер мәртәбә генә чистартасыз икән, аларга кунык күбрәк утыра, микроорганизмнар тешләрнең каты тукымалары өслегендә озаграк тора. Тешләрне сирәк чистарту инфаркт булу куркынычын арттыра. Мондый куркыныч бигрәк тә йөрәк белән проблемалары булган кешеләргә яный.

4. Тешләрне дөрес чистартыгыз.

«Үзегез йөри торган стоматологтан тешләрне дөрес чистарту техникасын күрсәтүен сорагыз. Әгәр тешкә щетка белән кирәгеннән артыграк бассаң, тешкә бернәрсә дә булмый, ә менә урт җәрәхәтләнә», – дип аңлатты табиб.

«Эмальгә дә зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә щетканың катылыгы һәм теш пастасының абразивлыгы бик зур роль уйный. Стоматологлар теш чистарту өчен порошоклар кулланмаска киңәш итә, чөнки алар эмальне юкарта. Нинди дә булса әче ризык ашаганнан соң яки эчемлек эчкәннән соң тешләрне чистартырга ашыкмагыз, чөнки кислота эмальгә зыян китерә ала. Бераз көтеп торырга кирәк», – дип киңәш итте стоматолог-хирург.

5. Стоматологка еш йөрегез.

Стоматологка елына кимендә ике тапкыр күренергә кирәк. Белгечләр шулай ук елга бер тапкыр профессиональ чистарту процедурасы ясарга киңәш итә.

«Хәтта тештәге кечкенә генә ноктаны да табибка күрсәтергә кирәк. Кайбер очракларда кариес күренмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, тешләр арасындагы кариесны табибка бармыйча ачыклап булмый. Шулай ук урт һәм иске пломбалар астында җыелган ташларны да күреп булмый. Пломбаларны күпмедер вакыттан соң алыштырырга кирәк, чөнки алар берничә елдан соң туза, теш читләренә начаррак ябышып тора башлый. Пломба белән теш арасында яңадан кариес барлыкка килергә мөмкин», – дип йомгаклады сүзен Виталий Аржанцев.

Роман Баданов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot