news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул

Халыкара футбол федерациясе президенты спортның әлеге төрен яратучыларны Татарстан башкаласына Дөнья чемпионатына чакырды.

Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Казан – футбол шәһәре, анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте кушылып, спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә беләләр. Бу хакта Португалия – Чили матчыннан соң Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино җиткерде.

“Казан – спорт шәһәре, бу безгә билгеле инде. Шунысын да өстәргә кирәк, ул – футбол шәһәре дә. Моннан тыш, Казан һәм Татарстанны дөньяга бай мәдәниятле һәм тарихлы төбәк буларак ачу кирәк. Минем өчен Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан буларак ачылды. Биредә спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә, шунда “яши” беләләр. Бу бар дөньяга, футбол дөньясына реклама: Дөнья кубогы вакытында Казанга килергә була”, – дип билгеләп үтте Инфантино.

Искәртеп үтик, кичә Казанда “Казан Арена” стадионында Конфедерацияләр Кубогы ярымфинал матчы үтте. Анда Чили пенальти буенча Португалия командасын 3:0 исәбе белән отты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100