news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңел атлетика буенча 29 тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев вафат

Җиңел атлетика буенча 29 тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев вафат
Фото: © «Татар-информ»

Бүген ветераннар арасында җиңел атлетика һәм чаңгы узышлары буенча 29 тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев 97 яшендә вафат булган.

Әхмәт Сираҗиев 50 яшендә йөгерү белән шөгыльләнә башлый. 70 яшендә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында беренче «алтын»ын ала. Чаңгы спорты белән дә шөгыльләнә.

Аның исәбендә җиңел атлетика һәм чаңгы узышы буенча дөнья чемпионатларында 29 җиңү.

news_right_1
news_right_2
news_bot