Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Индус Таһиров: Төбәкчеләр татар авылларын саклауга зур өлеш кертә
Данис Шакиров сүзләренчә, «Татар төбәкчеләре җәмгыяте»н төзегәндә, аны милли хәрәкәткә әйләндерү максаты күздә тотылган.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарихчы-галим Индус Таһиров «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» татар авылларын саклауга зур өлеш кертүен белдерде.
«Альберт (Т.И.: Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов), рәхмәт сиңа! Күп төбәкләрдә буласың, безне аларның тормышы, кызыклы кешеләре белән таныштырасың. Сезнең эшчәнлек татар авылларын саклауга да зур өлеш кертә, ә авыл – ул татарның үзәге. Без милләтебезне кайгыртып җыелганбыз. Татарлыкны саклау юлында шулай тайпылмый гына барсак, татар мәңге булачак», – диде Индус Таһиров IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында.
26 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Урал елгасы бассейнында яшәүче татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы узды. Әлеге чара кысаларында Магнитогорск, Оренбург һәм Уральск (Казахстан) шәһәрләрендә конференцияләр үтте. Россиянең 16 төбәгеннән җыелган төбәкчеләр шушы җирлекләрдә яшәүче татарларның тормышы, мәдәнияте, тарихы белән танышты. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләгән «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» оештырды.
«Безнең оешма 2015 елдан бирле эшли. Без Россия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына, аларның мәдәни мирасына, шәхесләренә, табигать объектларына игътибар бирүне өстенлекле юнәлеш итеп сайладык. Моның өчен төрле чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, соңгы 5 елда Татарстанда һәм чит төбәкләрдә 208 конференция, 9 форум үткәргәнбез. Киләсе елда Идел буе төбәкләренә күбрәк игътибар бирербез. Саратовта конференцияләр үткәрү турында килешүләр бар», – диде Альберт Борһанов.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үзен төбәкчеләр хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр рәтендә булганын әйтте. Аның сүзләренчә, «Татар төбәкчеләре җәмгыяте»н төзегәндә, аны милли хәрәкәткә әйләндерү максаты күздә тотылган. Данис Шакиров бу башлангычның дөрес булганына инанган. Ул төбәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәсен төрле чараларда катнашканда, чит төбәкләрдә йөргәндә күрүен белдерде.
«Оешманы төзегәндә төрле фикерләр булды. Кайбер галимнәр төбәк тарихын тарихчылар өйрәнергә тиеш, диде. Без килешәбез, ләкин фәнни институтлар Казанда урнашкан, ә күпчелек халкыбыз авылларда һәм башка шәһәрләрдә яши. Татар тарихы ярылып яткан җирлекләрдә фәнни институтлар юк. Шунда безгә төбәк тарихын өйрәнүдә төбәкчеләр ярдәмгә килә», – диде Данис Шакиров.
«Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров та төбәкчеләр эшчәнлеген югары бәяләде. «Россиядә төбәк тарихын өйрәнә башлауга 200 ел, ә Татарстанда – 55 ел. Соңгы 10 елы бигрәк тә көчле бара. Бу эш татарны барлау белән генә чикләнми, ә ата-бабаларыбызны, тамырларыбызны өйрәнүгә зур көч куела», – диде ул.
Татар әдәбияты галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов «Татар төбәкчеләре җәмгыяте»нә тарихчылар, филологлар, фольклорчылар һәм башка галимнәр җәлеп ителүнең төбәк тарихын төрле яклап, комплекслы өйрәнүгә китерүен һәм аның нәтиҗәсе югары булуын билгеләде.
«Безнең татарлар төрле төбәкләргә сибелгән. Сез шуларны барлап чыгасыз. Аларны кузгатасыз, җирле хакимият белән элемтәгә керәсез, татарларның проблемаларын җитәкчелеккә җиткерә беләсез. Мондый чаралар вакытында татарлык турында уйламаган кешеләрдә дә милли хис уяна. Үзем дә төбәкчеләр чараларында катнашам, шуңа күрә бу сүзләрне үземнән чыгып әйтәм», – диде галим.
Хатыйп Миңнегулов үз чыгышында милли проблемаларга да тукталды. «Хәзер халкыбызның төп өлеше шәһәрләрдә яши. Шушындый шартларда, авылны да саклап, шәһәрдә яшәүче милләттәшләрне кузгалту турында уйларга кирәк. Милләтебезнең киләчәге милли мәгарифне саклаудан тора. Милли мәгарифне торгыза алсак, милләтебез киләчәге өметле булачак. Соңгы елларда 7 томлы татар тарихы, татар әдәбияты тарихы, сүзлекләр чыкты. Халык боларның күбесен я бөтенләй белми, я өлешчә генә белә. Ничек шуларны массага җиткерергә? Бу бик зур проблема», – диде Хатыйп Миңнегулов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз