news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индус Таһиров: Тел факторы – Россия дәүләтчелеген ныгытуда төп фактор

Индус Таһиров: Тел факторы – Россия дәүләтчелеген ныгытуда төп фактор
Индус Тагиров
Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

Россияне саклап калу өчен анда яшәүче халыкларның барлык телләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт кирәк.

Тарихчы, ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров «Туган тел» һәм «Туган әдәбият» фәннәренең атамасын «РФ халкы теле» һәм «РФ халкы телендә әдәби уку» дип үзгәртергә планлаштыру, шулай ук «РФ халыклары турында закон» әзерләнү фонында шулай дип белдерде. Бу хакта «Миллиард.татар» басмасы хәбәр итә.

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, татар теленә Татарстанда гына түгел, тулаем Россия территориясендә дә һәрвакыт урын булырга тиеш, чөнки аның белән республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә кызыксыналар.

«Закон закон белән, әмма моннан тыш реаль тормыш та бар бит әле. Реаль тормышта без бүген татар теленең акрынлап ныгуын күрәбез, һәм бу процессны, кем генә һәм ничек кенә теләсә дә, туктатып булмый һәм кирәкми дә», - дип искәртте Таһиров.

Ул шулай ук тел факторын Россия дәүләтчелеген ныгытуда төп фактор дип атады. «Әгәр без Россияне саклап калырга телибез икән, ә без моны телибез – татарлар моның белән бик кызыксына һәм алар гына да түгел – барлык телләргә дә ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиеш», – ди тарихчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot