Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Индус Таһиров: Татарстан Россияне халыкара дәрәҗәдә танытуда мөһим роль уйный
Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында танылган тарихчы, академик Индус Таһиров татар халкының тарихи миссиясе һәм бүгенге дөньядагы роле турында чыгыш ясады.
Галим билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә татар кешесе дөньяның кайсы гына ноктасында яшәмәсен, Татарстанны үзенең ватаны, ә Казанны башкаласы итеп кабул итә. Аның фикеренчә, милләтнең шушындый бердәмлеге – зур горурлык чыганагы.
«Бүгенге катлаулы заманнарда, дөньяда төрле конфликтлар барган вакытта, Татарстан Россиянең яшәешен тәэмин итүдә һәм илне халыкара дәрәҗәдә танытуда мөһим роль уйный», – диде ул.
Индус Таһиров Татарстанны Россиянең икътисади, мәдәни һәм социаль яктан иң алдынгы төбәге дип атады. Ул республикадагы милләтара дуслык һәм төрле телләрнең бердәм яшәү моделе үрнәк булып торуын ассызыклады. Тарихчы шулай ук татар факторының дәүләтчелек нигезләрендә ятуын искәртте. Аның сүзләренчә, Россия дәүләт буларак элеккеге Казан ханлыгы урынында барлыкка килгән һәм озак вакытлар дөнья аренасында аның дәвамчысы итеп кабул ителгән.
«Россия Президенты Владимир Путин Казанны илнең иң матур шәһәрләренең берсе дип таныды. Бу – татар халкының эчке дөньясы матур булу һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүгенге көндә шушы эчке дөнья үзен сиздереп һәм авырлыкларны җиңәр өчен дөньяга безне күрсәтеп тора. Татар – мәңгелек халык. Җир шары кояш тирәсендә күпме әйләнсә, татар халкы да шул кадәр яшәячәк», – дип әйтте Индус Таһиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз