Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Индус Таһиров: Татарлар белән башкортлар һәрвакыт дустанә яшәгәннәр
Индус Таһиров татарлар өчен Россиянең бөтенлеге кирәклеген аңлатты.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров татарлар белән башкортлар һәрвакыт бергә, дустанә яшәгәннәрен әйтте.
«Бүгенге көндә татар белән башкортны аерып күрсәтергә, бер-берсенә каршы куярга һәм шуннан файдаланырга тырышу бар. Безгә һич кенә дә коткыга бирешергә ярамый. Татарлар белән башкортлар, бигрәк тә гади халык, һәрвакыт бергә, дустанә яшәгәннәр һәм яшиләр дә», - диде Индус Таһиров Руслан Мәсәгутовның Татарстан белән Башкортстанның барлыкка килү тарихына багышланган китабын тәкъдим итү чарасында.
25 апрельдә Казанда Руслан Мәсәгутовның «1917-1922 елларда Татарстан һәм Башкортстанның барлыкка килүе яктылыгында Көнбатыш Урал буе: өметләр һәм чынбарлык» дип аталган китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Җыентыкта ике республиканың барлыкка килү процессы сурәтләнә.
«Шушы китап һич кенә дә ике милләт арасына чөй кагу булмасын иде. Татарлар белән башкортлар һәрвакыт бергә яшәгән. Бүген дә рухи дөньябыз бер. Без бер җыр-моң белән яшибез, уртак гореф-гадәтләребез дә шактый күп. Бүгенге көндә татар дип саналган кайберәүләребез күп вакыт үзләрен башкорт дип исәпләгән. Күренекле Роберт Миңнуллинның паспортында башкорт дип язылган иде», - диде Индус Таһиров.
Индус Таһиров Илдар Юзеевның башкорт булып, ә бертуган абыйсы Нил Юзеевның татар булып язылганын әйтте. «Икеләтә үзаң белән яшәү бар. Мин Башкортстанда шактый күпләр белән аралашкан кеше. Анда бер сорасаң, татар, икенче сорасаң, башкорт, дип җавап бирүчеләр бар. Безгә шушы әйберләрне истә тотарга кирәк», - диде академик.
Руслан Мәсәгутовның китабында Татарстан белән Башкортстан чикләре 1922 елда сызылганда җәмәгатьчелек фикере исәпкә алынмавы турында истәлекләр бар. «1922 елның 14 июнендә совет җитәкчелеге, Бөре һәм Бәләбәй өязләре халкының милли составын исәпкә алмыйча, аларны Уфа өязе белән бергә Башкортстан Республикасына куша. Большевиклар сәясәтенең асылын коммунист И. Фирдевс яңгырата. Аныңча, милли хәрәкәткә гаять зур территориягә берләшергә, икътисадый ресурслар алуга юл куймаска, берләшергә мөмкинлек бирми торган вак республикалар булдырырга кирәк була», - диде автор.
Индус Таһиров берничә өязнең Татарстанга кушылмавын зур гөнаһлы вакыйга, дип исәпләмәвен белдерде. «Булган, беткән. Моны искә алуны хәзер үзебезгә җир дәгъвалау, дип кабул итәргә ярамый. Һич кенә дә җир дәгъвалау булырга тиеш түгел. Безгә республикаларыбыз ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Әлбәттә, тарихны белү кирәк. Бу китапта безнең тарихыбыз. Чын тарихчыларыбыз аннан файдаланырга тиеш. Шушы материалларны ниндидер сәясәттә кулланырга кирәкми. Бу – тарихчылар, галимнәр өчен», - диде ул.
Индус Таһиров Яңа китапны тәкъдим итү чарасында катнашучыларга татарлар өчен Россиянең бөтенлеге кирәклеген дә аңлатты.
«Бүген Россия авыр хәлләр кичерә. Безгә бердәмлегебезне саклап, аңлашып яшәүне беренче урынга куярга кирәк. Кайберәүләр Россия таркалсын ди. Әгәр татарлар шушы рәвештә таралса, бердәм халык булып яшәүдән туктаячак, чөнки татарларның күпчелеге Россиядә яши. Безгә бер милләт булып яшәү өчен Россиянең бөтенлеге кирәк. Безгә федератив һәм конфедератив элементлар белән төзелгән Россия кирәк. Заманында без шушы нәрсәләрне дәгъваладык һәм кайбер уңышларга да ирештек», - диде Индус Таһиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз