news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индус Таһиров: Күпчелек милләттәшләребез Татарстанны үзенең ватаны итеп таный

Индус Таһиров: Күпчелек милләттәшләребез Татарстанны үзенең ватаны итеп таный
Фото: tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, Милли Шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров катнашып, татар халкының кайда гына яшәмәсен – чит илләрдәме, Америка яисә Австралиядәме – бер мәгълүмати һәм мәдәни мохиттә яшәвен ассызыклады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар – ул Татарстан гына түгел. Бүген дөнья күләмендә рухи Татарстан бар. Татар кешесе кайда гына яшәмәсен, заманча чаралар ярдәмендә без бүген бер-беребезне яхшырак аңлап яшибез. Күпчелек милләттәшләребез Татарстанны үзенең ватаны, Казанны – башкаласы итеп таный. Бу – безнең зур уңышыбыз. Татар теле һәм татар моңы һәрчак безнең юлдашыбыз. Татар халкы – мәңгелек халык. Башкарасы эшләр әле байтак, һәм Бөтендөнья татар конгрессы шушы юлда зур эшләр башкара, халкыбызны уңышларга таба әйдәп бара», – дип билгеләп үтте Индус Таһиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot