news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индус Таһиров: Татарстан флагы – республикабызның йөзе

Бүген, 29 ноябрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Индус Таһиров: Татарстан флагы – республикабызның йөзе
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров Татарстан Дәүләт флагын Татарстан Республикасының йөзе дип атады.

  • Татарстан Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителде. Ул – яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Дәүләт флагының төсләре Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерә. Дәүләт флагының авторы – рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Татарстан Дәүләт флагы төсләренең мәгънәсе һәм әһәмияте турында “Татар-информ” хәбәрчесенә профессор Индус Таһиров сөйләде. “Ак төс – ул безнең милләтебезнең һәм максатыбызның чисталыгы, кызылы – үткән гомеребезнең калдыгы, яшеле – безнең динебез билгесе. Яшел төс – ул яшәү төсе. Татар дөньясы яшәргә тиеш”, - диде ул.

Индус Таһиров Татарстан флагы көне эш эшләп бәйрәм ителергә тиеш дип саный. “Бәйрәмнең бар икәнен беләбез без, әмма бит тик ятып булмый. Флагыбыз - дәүләтебезнең билгесе. Шул дәүләтнең Суверенитет юлына басуына, аның алга атлавына өметләнеп, шулай булсын дип, тырышып яшибез. Бәйрәм – ул Суверенитет өчен, дәүләтебез аякка бассын өчен тырышып эшләү дигән сүз”, - диде академик.

Индус Таһиров Татарстан флагы читтә яшәүчеләр өчен дә әһәмиятле булуын әйтте. “Татарстан флагы – безнең республикабызның йөзе, гомумән, бөтен татар дөньясының йөзе. Татарстанны бөтен татар халкы, кайда гына яшәвенә карамастан, үзенең тарихи ватаны дип саный. Татарстан – шул кешенең үз республикасы, Казан – башкаласы”, - диде Индус Таһиров.

1991 елда Татарстан республикасының Дәүләт флагы буларак тәкъдим ителгән вариантларның берсе:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100