news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индус Таһиров: Россиянең иң укымышлы халкы - татарлар

Без моның белән горурланырга тиеш, дип саный академик.

Индус Таһиров: Россиянең иң укымышлы халкы - татарлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Иң авыр чакларда, иң авыр заманнарда татар телен, татар милләтен мәгърифәт саклап калды. Бу фикерне бүген КФУның "Tataristica" үзәгендә үткәрелгән "Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар" темасына багышланган түгәрәк өстәлдә тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Фәндәс Сафиуллин җиткерде.

"Россиянең иң укымышлы һәм һәрвакыт газета-журналлары булган халкы ул - татарлар. Без моны горурланып әйтергә тиеш", - диде Индус Таһиров татар халкын, татар милләтен саклап калган факторлар хакында сөйлгәндә.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә: "Динне аерып күрсәтү бик үк дөрес булмас иде. Әмма татар телен саклап калуда дини факторның роле бик зур. Татар халкы тарихында да бу чагылыш тапкан. XVI-XVIII гасырларны алсак, ислам чыннан да татарларны саклап калган төп факторларның берсе була. Алга таба моңа башкортлар да килеп кушыла. Дөрес, ислам дине проблемасы ул бик күпкырлы. Хәзер без ислам яңарышы дибез. Ислам безнең тормышыбызда хәзер нинди өлештә булырга тиеш дип күп сөйлибез, әмма чынлыкта аны ничек тормышка ашырырга белмибез", - ди.

Ул шулай ук татар һәм мөселманнарның бүленеш мәсьәләсен дә күтәрде. "Берәүләр мин татар дисә дә, динне тотмый. Икенчеләр исә мин мөселман, ди. Бер яктан мөселман татар яшьләре, икенче яктан дингә мәдәни фактор буларак караган зыялылар. Шуңа да аларның икесен бергә кушмыйча, ислам диненең җәмгыятьтә тоткан ролен нәтиҗәле фактор буларак карап булмый", - дип саный ректор.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100